← Төп бит

Ь хәрефе

  1. Ь (нечкәлек яки аеру билгесе) татар теленең үз сүзләрендә һәм чит телләрдән кергән алынма сүзләрдә языла. Ул түбәндәге вазыйфаларны үти:
  2. Я, е, ю хәрефләре булган сүзләрдә иҗекнең (сүзнең) нечкәлеген белдерү өчен языла.
    • Яшь, юнь, ятьмә, яшьтәш, ямьле, гаять, җинаять.
  3. Алынма сүзләрдә к, г хәрефләре булган иҗекләрнең нечкә укылышын белдерү өчен языла.
    • Табигать, мөрәҗәгать, җәмгыять, мәкаль.
  4. Кушма сүзләрдә аеру вазифасын үтәп, сүзнең беренче компоненты нечкә булган очракта языла.
    • Көньяк, шәльяулык, сигезьеллык.
  5. Гарәп теленнән кергән алынма сүзләрдә һәмзә тартыгы урынына языла.
    • Җөрьәт, мәсьәлә.
  6. Рус теленнән кергән сүзләрдә авазның яки иҗекнең нечкәлеген белдереп килә.
    • Пальто, календарь, дизель, октябрь.
  7. Рус алынмаларында аеру вазыйфасын үти.
    • Мышьяк, батальон, Илья, Ильин.