← Төп бит

Аерым хәрефе булмаган авазлар

  1. Калын һәм нечкә әйтелешле [к], [къ], [г], [гъ] тартыклары к һәм г хәрефләре аша язуда белдереләләр. Калын иҗектә алар [къ] һәм [гъ] дип, ә нечкә иҗектә [к] һәм [г] буларак язылалар һәм укылалар.
    • Китап, кызыклы, гөмер, гөлләр, Гүзәл, Гөмәр, Кәүсәрия, Кадрия.
  2. Рус теленнән яки рус теле аша кергән алынма сүзләрдә ирен-теш авазы [в] язуда в хәрефе белән белдерелә.
    • Вагон, вертолет, товар, трамвай.
  3. Татар сүзләрендә һәм гарәп-фарсы телләреннән кергән алынмаларда ирен-ирен [w] авазы иҗек башында в хәрефе белән белдерелә.
    • Вак, вакыт, тавык, авыл, давыл, вакланма, савыт.
  4. Татар сүзләрендә һәм гарәп-фарсы телләреннән кергән алынмаларда ирен-ирен [w] авазы иҗек ахырында калын сүзләрдә — у, нечкә сүзләрдә ү хәрефләре белән белдерелә.
    • Дәү, яу, бишәү, кияү, тау, бау, саулык, тәүге.