← Төп бит

Баш хәреф

Сөйләмдә

  1. Текст башындагы беренче сүз һәм алдагы җөмлә белән бәйләнештә булмаган җөмләнең беренче сүзе баш хәрефтән башлана.
    • Ул чыганак — язучы үзе, аның туганнан бирле җыелып килгән тормыш тәҗрибәсе, белеме, тел хәзинәсе. Яхшы әсәр языйм, үз сүземне үземчә әйтим дигән әдип иң элек телен баетырга тырыша. (Г. Бәширов)
  2. Шигырь юллары баш хәрефтән башланалар.
    • Мин сагынып искә алачакмын
      Сезнең белән үткән елларымны.
      Мин тагын бер тапкыр үтәр идем
      Сезнең белән үткән юлларымны. (Р. Миңнуллин)
  3. Автор сөйләме туры сөйләмнән алда килсә, автор сүзеннән соң ике нокта куела һәм туры сөйләм баш хәрефтән башлана. Ул куштырнаклар эченә языла.
    • Наилне барыбер оныта алмады, аны урамдагы һәр кешедән эзләде, Кукмарага кайтканда, вагонга да: «Очрамасмы, очрамасмы?» — дип керә торган булды. (Г. Гыйльманов)
  4. Диалогта һәр реплика яңа юлдан бирелсә, алар баш хәрефтән языла һәм алдына сызык куела.
    • — Әти, син грамоталы кеше, югары белемне бетермиләр, алалар...
      — Син белгәнне мин киптереп элгән, улым. Алган кеше — кайта ул, ә сез бетердегез. Бетердегез дә киттегез, оныттыгыз!
      — Соң, әти, укы диюче, кеше булыгыз диюче үзең идең...
      — Дисә, — дип куйды ул шундук, сабырсызланып, — сезгә, җирдән аерылыгыз, димәгән бит. (Р. Мөхәммәдиев)
  5. Әсәр исемнәре баш хәрефтән языла.
    • Адәм балалары (Ф. Хөсни)
  6. Әсәр исеме текст эчендә кулланылса, ул баш хәрефтән һәм куштырнак эчендә языла.
    • Ф. Хөснинең «Адәм балалары» повестенда актуаль проблемалар күтәрелә.

Ялгызлык исемнәрендә

  1. Сөйләмнең кайсы урынында килүенә карамастан, ялгызлык исемнәре баш хәрефтән языла.
  2. Кеше исемнәре, фамилияләр, әтисенең исеме (отчество).
    • Хәлим белән Сәлим — күршеләр, дуслар. (Г. Гыйльманов)
    • Мансуров Илдар Азатович булам мин. (М. Хуҗин)
  3. Кушаматлар.
    • Теге Чатан Габдулладан сорагыз. (Ф. Яруллин)
  4. Псевдоним (тәхәллүс).
    • Яңа газетадан бик яратып, Ибраһим Биектаулы шигырьләрен укыйбыз. (Вакытлы матбугат)
  5. Гадәти тормышта күмәклек исем буларак кулланылган кош-корт, хайван атамалары әкиятләрдә ялгызлык атамасы ролендә килә алалар һәм баш хәрефтән язылалар.
    • Шунда әйтә икән Куян Аю дустына. (Әкият)
    • Борын-борын заманда яшәгәннәр ди бер Карт белән Карчык. (Әкият)
  6. География, астрономия атамалары, территорияне (ил, дәүләт, шәһәр, авыл һ.б. исемнәре) белдергән сүзләр баш хәрефтән языла.
    • Алар Кукмара поездында очраштылар (Г. Гыйльманов)
    • Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... (Г. Кутуй)
    • Җир планетасы тирәли Ай иярчене әйләнә.
  7. Мөһим тарихи вакыйга, тарихи чор, бәйрәм атамалары баш хәрефтән языла.
    • Без Май бәйрәмнәре алдыннан гына яңа йортка күчтек (Г. Бакир)
    • Тиздән барыбыз да Яңа елга әзерләнә башлыйбыз. (Вакытлы матбугат)
    • Бөек Ватан сугышы елларын еш искә алырга яратмый аксакал. (Вакытлы матбугат).
  8. Вакытлы матбугат басмалары атамалары, оешма исемнәре, машина яки җиһаз маркалары һ.б. лар баш хәрефтән һәм куштырнаклар эченә язылалар.
    • Бу хәбәрләрне «Шәһри Казан» газетасы аша белдек. «Татарстан — Яңа гасыр» теле-радио компаниясе бик саваплы эш башкара. «Җиңү» колхозы алдынгыларын котлау тантанасы булып узды.
  9. Оешма исемнәреннән соң исемендәге сүзе кулланылганда, ялгызлык исеме куштырнак эченә язылмый.
    • М. Җәлил исемендәге җитен җитештерү комбинатында эшләде. (Вакытлы матбугат).
  10. Берничә сүздән торган катлаулы ялгызлык исемнәренең кайсы сүзе баш хәрефтән, кайсысы юл хәрефеннән язылу кагыйдә белән түгел, ә конкрет очракларга бәйле аңлатыла, андый сүзләр орфографик сүзлекләргә теркәлә.
  11. Кайбер очракларда ялгызлык исеменең беренче сүзе генә баш хәрефтән языла.
    • Казан федераль университеты, Беренче май бәйрәме, Сәламәтлек саклау министрлыгы.
  12. Халыкара оешма атамаларының һәр сүзе баш хәрефтән языла.
    • Куркынычсызлык Советы, Берләшкән Милләтләр оешмасы.