← Төп бит

Гомуми

Орфографик принциплар

  1. Фонетик принцип — сүзләр ишетелгәнчә язылалар. Бу — татар язуының төп принцибы.
    • Җырчы, сандугач, көннәр, белемле, урманда.
  2. Морфологик принцип — морфемаларның бөтенлеген саклап язу. Бу очракта сүзләр аерым кисәкләренең бөтенлеген саклап язылалар.
    • Әнкәй (әңкәй дип ишетелә, ләкин әни+кәй өлешләреннән тора), тозсыз (тоссоз дип ишетелә, ләкин тоз+сыз өлешләреннән тора), төнге (төңге дип ишетелә, ләкин төн+ге өлешләреннән тора).
  3. Тарихи-традицион принцип — сүзләрне традиция буенча язу. Гадәттә, элекке (әлеге графикада беренчел) язылышны саклау. Татар телендәге күпчелек гарәп һәм фарсы сүзләре, парлы, кыскартылма сүзләр, цифрлар белән белдерелә торган саннар, сүзләрдә аваз белдерми торган яки ике аваз белдерә торган хәрефләрнең язылышы бу принципка нигезләнә.
    • Сурәтләү, игътибар, аклы-каралы, кып-кызыл, АКШ, ХХ йөз башы, 10 нчы сыйныф, ашъяулык, куян.
  4. График принцип — сүзләрнең нигез телдәге язылышын саклап язу. Татар телендә бу принцип нигезендә рус алынмалары, рус теле аша кергән чит тел берәмлекләре һәм интернациональ сүзләр языла.
    • Конфет, апелляция, комитет, мезозой, сервелат.

Дифференциацияләнгән язылыш

  1. Дифференциацияләнгән язылыш омоним сүзләрне бер-берсеннән аеру өчен кулланыла. Бу очракта сүзләр, нинди мәгънәдә кулланылуларына карап, төрлечә язылалар.
    • Өч почмак (сүзтезмә) — өчпочмак (ризык атамасы), ак сакал (сүзтезмә) — аксакал (зат), байрак (әләм) — баерак (бай сүзенең чагыштыру дәрәҗәсе), ашказаны (орган) — аш казаны (сүзтезмә).