← Төп бит

Кызыл юл

  1. Һәр аерым фикер, тема, күренешкә караган өзек кызыл юлдан языла.
    • Өстәлгә ике тәлинкә, юка гына итеп туралган ипи телемнәре һәм ике кашык куелган. Берсе зуррак, икенчесе кечкенә — сабы бөгелеп, кыегаеп беткән алюмин кашык. Тәлинкәләрнең берсе буш, икенчесендәге сөтле өйрә суынып, өстенә пәрәвез юкалыгы гына җыерчыклы элпә сарылган.
      Бүлмәдә тып-тын.
      «Челтер-р!» иттереп, тәрәзә пыяласы коелган тавышка Маһирәнең йөрәге жу итеп китте. Авызына капкан икмәген дә йотып бетермичә, ул, абына-сөртенә, ишеккә атылды.
      Урындык авып калды, аның тез өстендә ясмык кадәр генә кан күренде. Ул кулларын җилпеп егылудан чак котылды һәм коридорга чыкты…
      (А. Гыйләҗев)