← Төп бит

Өндәү билгесе

  1. Көчле тойгы белән әйтелгән тулы яки ким хикәя җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
    • Куяннан да куркынычрак җанвар юк икән! (Әкият)
    • Ул: «Кайда сугалар икән?» — дип уйларга өлгерә алмады, командирның:
      — Һава! — дип кычкырганы ишетелде. (Г. Гыйльманов)
    • Сезгә бәхет телим!
  2. Тойгылы боерык җөмләдән соң өндәү билгесе куела.
    • Барыгыз, барысын да бирегә җыегыз! (Ә. Еники)
  3. Исәнләшү, саубуллашу, рәхмәтле булу, гафу үтенү кебек итагатьлелекне белдергән сүзләрдән соң өндәү билгесе куела.
    • Ә хәзер сау булыгыз! (Г. Гыйльманов)
    • — Исәнмесез!
      — Сәлам!
      — Гафу итегез!
      — Рәхмәт!
  4. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүзләрдән соң өндәү билгесе куела.
    • Бераздан, бала елаган тавыш белән:
      — Әни! — дип куйды. (Г. Гыйльманов)
  5. Бик көчле тойгы белән әйтелгән җөмләдән соң ике өндәү билгесе куела.
    • Якташларым — ап-ак кыналарым —
      Ак каеннар тора каршымда!! (Х. Туфан)
  6. Шигарь-лозунглар ахырында өндәү билгесе куела.
    • Батыр сугышчыларга дан!
  7. Тойгылы җөмлә белән белдерелгән китап, мәкалә, әсәр исемнәреннән соң өндәү билгесе куела.
    • Тынма, давыл! (Х.Туфан)
    • Мин яратам сезне, чордашларым! (Р. Миңнуллин)
  8. Көчле тойгылы сүз яки сүзтезмә кабатланып килсә, аларны аерып күрсәтү максатыннан, өндәү билгесе кула.
    • Рәхәт! Чиксез рәхәт! (А. Гыйләҗев)
  9. Кабатлану вакытында тойгы үсә барса, берьюлы берничә өндәү билгесе куела.
    • Кем хөрлеккә каршы?
      Дәшүче юк.
      Каршы бер ым юк.
      Ә хәвеф бар!
      Ә хәвеф бар!!
      Ә хәвеф бар!!! (Р. Фәйзуллин)
  10. Көчле тойгы белән әйтелгән күзаллаулы баш килештән соң өндәү билгесе куела.
    • Диңгез, диңгез! Ул гүя җирне кочагына алган, ул бөтен табигать өстеннән хакимлек итә. (Ә. Еники)
  11. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелсәләр, алардан соң өндәү куела.
    • Таныш булмаган егет, тулган чиләкне алып, аның урынына икенчесен куйгач кына, кызый аңына килде, шуннан соң гына:
      — Ай! — дип кычкырып җибәрде һәм, кызарынып, битен каплады.
      (Г. Бәширов)
  12. Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
  13. Әйе, юк, ярый сүзләре көчле тойгы белән әйтелсәләр, сүз җөмлә булып формалаша һәм алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Әйе! Үзе шикелле матур, нурлы исем кирәк туташка! — диде. (Г. Бәширов)
  14. Әнә, менә, шул күрсәтү алмашлыклары логик басым белән әйтелсә, сүз җөмлә булып формашалар. Алардан соң өндәү билгесе куела.
    • Менә! Бер мизгелдә ялкыны таралып көл төсенә кергән күзләрен тәгәрәтеп алды. (М. Кәбиров)
  15. Автор сүзләре туры сөйләмнән соң килсә, туры сөйләм куштырнаклар эченә алына. Куштырнаклардан соң өтер һәм сызык куела. Ә туры сөйләм сорау яки өндәү җөмлә булса, сорау яки өндәү билгесе куштырнаклар эченә алына.
    • «Бу дөньяда без дә бар бит! Онытмагыз!» — дип кычкырасылары килгәндер. (Р. Сәлах)