← Төп бит

Өтер

Сүзләрне аерганда

  1. Җыйнак һәм җәенке эндәш сүзләр, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәгәндә, җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
    • Бәдретдин ашыгып әйтеп куйды:
      — Бабакай, шәкертләр синең белән күрешергә телиләр.
      (Ә. Еники)
  2. Җөмлә уртасында килгән эндәш сүзләр ике яктан өтер белән аерыла.
    • — Ничек соң, Фәхриев абый, пенсиядә бик күңелсез түгелме?
      (А. Гыйләҗев)
  3. Җөмлә ахырында килгән эндәш сүз алдыннан өтер куела.
    • — Минем синең белән эшлисем килә, Фәхриев абый. (А. Гыйләҗев)
  4. Ымлыклар, җөмлә башында килеп, көчле тойгы белән әйтелмәсәләр, алардан соң өтер куела.
    • — Әй, синең сүзне тыңлап торсаң... (Г. Бәширов)
  5. Җөмлә уртасында килгән ымлыклар ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Көе моңлы, ай, бигрәк моңлы шул. (Безнең мирас)
  6. Ымлыклар җөмлә ахырында килсә, алар алдыннан өтер куела.
    • Синең хакка барысын да эшлибез, әй! (Вакытлы матбугат)
  7. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела.
    • Безнеңчә, мондый эшкә бару өчен зур мотив булуы шарт. (Вакытлы матбугат)
  8. Кереш сүзләр, җөмлә уртасында килсәләр, ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Яшәгән бүлмәләре җылы, якты анысы, әлбәттә, уйнасаң уены, ашасаң ашы җитәрлек. (Г. Гыйльманов)
  9. Кереш сүзләр җөмлә ахырында килсәләр, алар алдыннан өтер куела.
    • Балай яшәү үзләренә ошый да башлар, ихтимал. (Г. Бәширов)
  10. Күрәсең, мөгаен, ахрысы кебек кереш сүзләр, җөмлә составында булып, ике гади җөмлә чигендә килсәләр, бер яктан өтер белән, икенче яктан нокталы өтер белән аерылалар.
    • Бу сүзләрне әйтү аңа гадәттән тыш авыр булды, күрәсең; ул, кулъяулыгын чыгарып, күзләрен томалады. (М. Мәһдиев)
  11. Раслау яки кире кагуны белдергән әйе, юк, ярый сүзләре җөмләнең башка кисәкләреннән өтер белән аерылалар.
    • — Юк, син эшләп тапкан акча түгел бу, — дигән ул аңа. (Әкият)
    • Әйе, йолдызлар томан белән өртелгән. Юка пәрдә аша җемелдәгән кебек тонык кына җемелдиләр. (Г. Әпсәләмов)

Санап киткәндә

  1. Санау интонациясе белән әйтелгән тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. (А. Алиш)
    • Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. (А. Алиш)

Теркәгечләр белән

  1. Һәм, да/дә, та/тә, я, яки, яисә, ни, әле, әллә, тагы теркәгечләре кабатланып килеп, тиңдәш кисәкләрне бәйләсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Иркенләп уйнар хәл юк, я берсеннән, я икенчесеннән ачулы берәр кеше сузыла да: «Әй, кая чабасыз? Тәрәзә ватарсыз! Керләрне пычратмагыз! Чокырга төшмәгез! Тегеләй итегез! Болай итмәгез!» — дип кычкырына башлый. (А. Гыйләҗев)
    • Күрше-тирә малайларына оҗмах монда. Әле карлыган-чия татырга, әле кыяр-кишердән авыз итәргә керәләр. (М. Хуҗин)
  2. Тиңдәш кисәкләр бары, тик, бары тик, тик бары кебек теркәгечләр белән бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Шуннан соң йортлар бары ишәйде, бары яңарды, гына. Хәзер инде урамның аргы очы тимер юлга ук барып терәлде. (М. Хуҗин)
  3. Ә, ләкин, әмма, бәлки, фәкать каршы куючы теркәгечләр белән бәйләнеп килгән тиңдәш кисәкләр һәм тиңдәш хәбәрлекләр арасына өтер куела.
    • Шимай урыныннан торды, өйалды ишегенә борылып карады, әмма төбенә хәтле ачык ишекне баскычтан күтәрелеп ябарга иренде. (М. Хуҗин)

Көчәйткәндә

  1. Җөмләнең нинди дә булса бер кисәгенең мәгънәсен көчәйтү өчен кулланылган кабатлаулар бер-берсеннән өтер белән аерылалар.
    • Мин кырын гына күзез салгалыйм: и тырыша, и тырыша болар курчакларын утырып тора торган итәргә. (Ф. Хөсни)

Аныклаганда

  1. Зат алмашлыклары һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан өтер белән аерылалар.
    • Без, институтның алдынгы студентлары, бу чарага бик теләп җыелдык. (Вакытлы матбугат)

Ачыклаганда

  1. Аергычлар һәм тәмамлыклар үзләре ачыклап килгән сүздән соң килсәләр аерымланалар һәм өтер белән аерылалар.
    • Яз килде, дулкынлы, ялкынлы,
      Чәчәккә төренде җир өсте. (М. Җәлил)
    • Лекцияләргә әзерләнүдән тыш, минем репетиторлык белән дә шөгыльләнәсем бар иде. (Вакытлы матбугат)
  2. Җөмләдә, үзе ачыклап килгән сүздән ераклашып, ярым хәбәрлеккә ия булган кисәк аерымлана һәм башка кисәкләрдән өтер белән аерыла.
    • Җырлый-җырлый, өен җыештырып алды да душ керергә дә вакыт тапты.
      (Г. Кутуй)
    • Кешеләр, тузаннан саклану өчен, йөзләрен яулыклар белән каплыйлар. (А.Расих)
  3. Җөмлә уртасында килгән аерымланган кисәк, ике яктан өтер белән аерыла.
    • Агач ботагына кунып, тырыша-тырыша, өздереп сайраучы сыерчыкны күргәч, бөтен кайгыларым юкка чыкты. (Г. Бәширов)

Кушма җөмләләрдә

  1. Тезмә кушма җөмлә составындагы гади җөмләләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.
    • Көн кичкә авышты, кояш баеды, җил дә тынарга итте. (Г. Исхакый)
  2. Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, ни-ни, тагын теркәгечләре белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
    • Кояш чыкты да, болытларның эзе дә калмады. (Ә. Еники)
    • Ул яулыкны башына каплады, һәм чибәр яулык чынлап та аны бердән нурландырып җибәргәндәй итте. ( Ә.Еники)
  3. Ә, ләкин, әмма, тик, бары, фәкать, бәлки каршы куючы теркәгечләре, я, яки, яисә, әллә, әле, бер-бер бүлүче теркәгечләр белән бәйләнеп килгән гади җөмләләр арасына өтер куела.
    • Дус кызларын үзләренә чакыру теләге бик зур иде, әмма дәү әнисе нигәдер каршы булды. (А. Гыйләҗев)
    • Сөйләшү шунда тукталды, әллә бер-беребезне аңлау табылмады. (Вакытлы матбугат)
  4. Иярчен җөмләнең хәбәре белән баш җөмләдәге ияртүче кисәк арасында нинди дә булса бер лексик берәмлек булса, ике арага өтер куела.
    • Сәгать көндезге унбер тулганда, күк йөзе ачылып китте. (Вакытлы матбугат)
  5. Иярчен тәмамлык җөмлә дип бәйлек сүзе белән иярсә һәм баш җөмләдәге ияртүче сүздән ерак торса, ике арага өтер куела.
    • Көн кояшлы булыр дип, кичә үк фаразлаган идек. (М. Хуҗин)
  6. Иярченле кушма җөмләдә үз эчендә мөнәсәбәтле сүз (күрсәтү, билгеләү алмашлыгы) булган баш җөмлә, иярчен җөмләдән соң килеп, мөнәсәбәтле сүздән башланса, алар арасына өтер куела.
    • Минем мәгълүматларым инде бераз искергән, шунлыктан мин аларга ышанып та бетмим. (Г. Газиз)
  7. Ияртүче теркәгечләр ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына һәрвакыт өтер куела.
    • Алар безнең белән риза булмадылар, чөнки әти-әни тәрбиясе башка иде.
      (Г. Бәширов)

Туры сөйләмдә

  1. Туры сөйләм эченә автор тарафыннан кертелә торган ди, дип сүзләре ике яктан өтер белән аерыла.
    • Җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисәргә кирәк, дип, мине сүзләренә ышандырып чыгарды. (Г. Ахунов)

Куелмый торган очраклар

  1. Тезмә кушма составында һәм, вә, да/дә, та/тә, яки теркәгечләре белән бәйләнгән җөмләләрнең икесенә дә караган уртак кисәк булса, җөмләләр арасына өтер куелмый.
    • Бу кыз баланың чәчләре сары озын һәм күзләре зәп-зәңгәр. (Ә. Баян)