← Төп бит
Шакмаклы җәяләр
- Шакмаклы җәяләр ярдәмендә фәнни текстта сылтамалар бирелә.
- Әлеге мәгълүматларны «Белешмәлек»тән табарга мөмкин [Татар телендә тыныш билгеләре: Белешмә. Төзүчеләре: Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, Э.Х. Вафина. — Казан: Мәгариф, 1995. - 47 б.]
- Берәр текстны укыганда, мәгънәсе дөрес аңлашылсын өчен, оригиналда булмаган, ләкин алдагы тексттан аңлашылган сүз өстәлсә, шакмаклы җәяләр эченә алына.
- [Кучер] шул ат белән мәдрәсә алдына тукталган да, Әмирхановларны көтә.
(Р. Әмирхан)
- Текстология эше вакытында, кулъязма укылмый торган яки махсус төшереп калдырылган урынны күрсәтү өчен, шакмаклы җәя эченә өч нокта куела.
- Бу бите түбәндәгечә башлана иде: «Күрүкле сачым тараткан, [...] сылаткан.» (М. Хафизов)