← Төп бит

Сүзләргә кушымчалар ялгану

  1. Борын авазларына (м, н, ң) тәмамланган исемнәргә борын авазыннан башланган күплек һәм чыгыш килеш кушымчасы ялгана.
    • Урамнар, урманнан, кигәвеннәр, чебеннәр, комнан.
  2. Сингармонизм законына туры килгән калын сузык авазлы сүзләргә — калын, нечкә сузыклыларына нечкә кушымчалар ялгана.
    • Кырмыскалар, тиеннәр, аюлардан, бүреләрне.
  3. Сингармонизм законына туры килмәгән сүзләргә кушымчалар соңгы иҗектәге сузык авазга карап ялганалар. Калын иҗек булса, калын кушымча, нечкәләренә — нечкә кушымча ялгана
    • Төнбоекны, китаптан, көньякка.
  4. Рус теленнән кергән алынма сүзләргә, нигездә, калын кушымчалар ялгана.
    • Генераллар, командирны, банкка, металлга.
  5. Рус теленнән яки рус теле аша кергән ь (нечкәлек) билгесенә -ль, -ень, -ия, -иегә тәмамланган сүзләргә нечкә кушымчалар ялгана.
    • Кремльдә, Керчьтән, дизельле, князьләр, идеясе, юбилейгә, географиядән, Финляндиягә.
  6. -сть, -тань, -тарь, -дарь, -ань, -он, -ерь, -орьгә тәмамланган с алынма сүзләргә нечкә тартым кушымчасы һәм калын төрләндергеч кушымчалар ялгана.
    • Повестена, пристанена, пристаньнар, календарена, лагерьлар, «Сәләт» лагеренда.
  7. Нечкәлек билгесенә тәмамланган сүзләргә тартым кушымчасы ялганганда, нечкәлек билгесе төшеп кала.
    • Сәнагать — машина төзелеше сәнәгате, сәнгать — җыр сәнгате, двигатель — машина двигателе.
  8. Шәһәр яки авыл исемнәре -ск хәрефләренә бетсә, башта сүз тамырына яки нигезенә и хәрефе өстәлә, аннан соң калын кушымча ялганып языла.
    • Томск+и+га, Минск+и+ны, Ульяновск+и+дан.
  9. Октябрь, ноябрь, декабрь, январь ай исемнәренә — калын, ә февраль, апрель, июнь, июль, сентябрь ай исемнәренә нечкә кушымча ялгана.
    • Октябрьдан июльгә кадәр.