← Төп бит

Сүзләрне кушып язу

  1. Кушма сүзләр кушылып языла. Тартык яки сузыкка беткән сүзләргә тартыкка башланган сүзләр ялганганда, аларның язылышында үзгәрешләр булмый.
    • Һич+бер = һичбер, ак+кош= аккош, ил+гизәр = Илгизәр, юл+башчы= юлбашчы.
  2. Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, икенче компонент я, ю, е хәрефләренә башланса, алар арасына аеру билгесе куела. (Кара: Ь һәм Ъ хәрефләре)
    • Берьюлы, кулъяулык.
  3. Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, сузык аваз хәрефенә беткән һәм сүзгә шул ук сузык аваздан башланган сүз ялганганда, аларның берсе генә языла.
    • Алма+агач = алмагач, таба+агач= табагач, юка+агач = юкагач.
  4. Тартык авазга беткән сүзләргә сузыкка башланган сүзләр кушылганда, нечкә яки калын сузыкка беткән сүзгә икенче калын яки нечкә сузыкка башланган сүз кушылса, ике аваз да саклана.
    • Су+үсем = суүсем.
  5. Сүзтезмә һәм тезмә сүзләр, кушма сүзләрдән аермалы буларак, аерым язылалар.
    • Сабантуй — кушма сүз, сабан туе — тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмә яки бәйрәм атамасы — Сабан туе — аерым языла.