← Төп бит

Сызык

Аерым очраклар

  1. Үзара кискен каршы яки сәбәп-нәтиҗә мөнәсәбәтендә торган һәм теркәгечләрсез бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына сызык куела.
    • Чакырдылар — килмәде, алырга килделәр — өеннән чыкмады, көтеп тордылар — күренмәде. (Ә. Баян)
  2. Тезмә кушма җөмләдә бер-берсенә кискен каршы кую интонациясе белән бәйләнгән гади җөмләләр арасына сызык куела.
    • Акыллы ир — ил агасы, акылсыз ир — ил бәласы. (Мәкаль)
  3. Кушма җөмләдә иярчен җөмләдән соң килгән баш җөмлә эчендәге мөнәсәбәтле сүз алдында башка лексик берәмлек торса, ике җөмлә арасында сызык куела.
    • Имтиханга әзерлек дәвам итә — том-том китап уку шуның өчен кирәк. (Вакытлы матбугат)
  4. Иярчен шарт һәм кире җөмләләр баш җөмләдәге эш яки хәлгә контраст булган эшне белдереп килсәләр, баш җөмләдән сызык белән аерылалар.
    • Өеңә барсам — эштән кайтмагансың,
      Эшеңә барсам — әле син килмәгән. (Х. Туфан)
  5. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә баш килештәге исем яки сан, исем фигыль, алмашлык яисә исемләшкән сүзләр белән белдерелсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
    • Тормыш алып бару — йөк тулы арбаны үргә тәгәрәтү. (Р. Мөхәммәдиев)
  6. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә, ияне көчәйтеп, ул кисәкчәсе килсә, сызык ул сүзеннән соң куела.
    • Укытучы һөнәре ул — авылда иң хөрмәтле һөнәр. (Г. Ахунов)
  7. Иясе һәм хәбәре исем яки исемләшкән башка сүзләр белән белдерелгән җөмләдә, ул кисәкчәсе хәбәрне көчәйтеп, аннан соң килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куела.
    • Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул. (Г. Тукай)
  8. Ара, вакыт, күләм чикләрен белдергән исемнәр арасына сызык куела.
    • Шәһәр — авыл арасын миңа шактый таптарга туры килде. (М. Мөхәммәдиев)
  9. Ким җөмләдә кулланылмаган кисәк урынына сызык куела.
    • Беренчесен — әниемә, икенчесен — сөйгәнемә, өченчесен үземә дип алдым. (Вакытлы матбугат)
  10. Җөмләнең эчтәлеген, мәгънәсен ике төрле аңлау мөмкинлеге булганда, сызык теләсә кайсы җөмлә кисәге арасына куела ала.
    • Аның белән янәшә тагын берәү яткан — таза, нык, төптән юан үскән, сабыр гына бер ир бала. (Г. Ибраһимов)
    • Ат буйсынган — кешегә,
      Сыер буйсынган — кешегә,
      Ут буйсынган — кешегә,
      Су буйсынган — кешегә. (И. Юзеев)
  11. Теземдә санау бүлеге төп бүлектән алда килсә, беренче өлештән соң сызык куела.
    • Алтын-көмештән кыйбат,
      Актык өлештән кыйбат,
      Гәүһәр-якуттан кыйбат,
      Энҗе-мәрҗәннән кыйбат,
      Бөтен нәрсәдән кыйбат —
      Туган ил һәм туган җир! (Ш. Маннур)
  12. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, аның алдыннан сызык куела.
    • Нәҗибә апа да, Сабир абый да, әткәй дә, әнкәй дә — барысы да теләгемә каршы килмәделәр. (Вакытлы матбугат)

Аныклаганда

  1. Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкланмыш ике яктан сызык белән аерыла.
    • Дусты — Балтач егете — җирсез яши алмый. (Вакытлы матбугат)
  2. Аныклагыч хәбәр белән янәшә килсә, сызык бер яктан гына куела.
    • Өй каршындагы агачлар — карагайлар, өянкеләр тирәкләр шаулашып утыралар. (Безнең мирас)
  3. Зат алмашлыгын аныклаучы аныклагычлар тиңдәшләнеп килсәләр, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерылалар.
    • Алар — казахлар, татарлар, үзбәкләр, кыргызлар — үзләренең төрки кавемнән булуларын беркайчан да исләреннән чыгармадылар.
      (Вакытлы матбугат)

Туры сөйләм һәм диалогта

  1. Туры сөйләмнең автор сүзләре белән бүленгән урынында сызык (сызыклар) куела.
    • Ханым тагын да җанлана төште, төнбоек чәчәгедәй ачыла бара иде ул. Үзенең кызыксынуын белдерде һәм берочтан мине дә төзәтеп куйды:
    • — Рудольф үзенең татар булуын һичкайчан яшермәде. Ләкин туган ягы дип ул Казанны түгел, Уфаны искә төшерә торган иде, — дип өстәде.
      (Р. Мөхәммәдиев)
  2. Диалогта һәрбер реплика яңа юлдан бирелсә, алар алдына сызык куела.
    • — Сез французмы?
      — Юк, мин Германиядән.
      — Германиядәнме? — дип, гаҗәпсенүемне белдердем.
      — Франкфурт шәһәреннән. (Р. Мөхәммәдиев)
    Истә калдырыгыз!
    Исем яки исем ролендәге башка сүз төркемнәре белән белдерелгән хәбәргә ярдәмче фигыльләр яки гыйбарәт, кебек, шикелле, өчен, төсле һ.б. сүзләр өстәлеп килсә, ия белән хәбәр арасына сызык куелмый.
    • Кояшы да бүген башка кояш кебек… (Вакытлы матбугат)
  3. Эчтән генә уйланган яки әйтергә теләгән сүзләр янында тыныш билгеләре туры сөйләмдәгечә куела.
    • Атасы: «Бу малайга ни булган тагы?» — дип уйлап куйды. (Г. Бәширов)